Волонтер елында Татарстан "Эшкәртү" Россиякүләм Эко-марафонына кушылачак

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

"Макулатура тапшыр - агачны коткар!" - 1 апрельдә старт алачак ЭКОяз-2018 кысаларында кәгазь калдыкларын җыю буенча шундый шигарь астында узачак Россиякүләм акциясенә Татарстан да кушылачак.  Эко-марафонда 300 кг артык макулатура җыйган, теләге булган һәркем, предприятиеләр, компанияләр, белем бирү йортлары һәм иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Акциядә җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга акчалата премияләр, кыйммәтле призлар һәм грамоталар тапшырылачак.

"Эшкәртү" Россиякүләм Эко-марафоны халыктан макулатура җыю гореф-гадәтенә яңа сулыш өрә, бу исә планетада яшәүчеләргә аның ресурсларын экономияләү мөмкинлеген бирә. Проектның төп бурычы – экологик мәгърифәт, җаваплы кулланучы тәрбияләү, актив гражданлык позициясе һәм киләсе буыннар өчен әйләнә-тирә мохитне сакларга омтылу.

Бүгенге көндә акция Россия Федерациясенең 11 субъектында уңышлы гына гамәлгә ашырыла. РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, региональ Хөкүмәтләр һәм Хакимиятләр булышлыгы белән Мәскәүдә, Мәскәү, Рязань, Калуга, Тула, Тверь, Владимир, Нижегородск, Орлов, Смоленск өлкәләрендә һәм Мордовия Республикасында макулатура җыю эшләре алып барыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International