Һаваны агулаган өчен Чаллы предприятиесе 60 көнгә тәнәфес алачак

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Чаллы оешмасы 2 айга эшсез калды. Аның эшчәнлеге атмосфера һавасын пычраткан өчен туктатылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре ташландыкларда углерод оксиды һәм метан буенча зарарлы матдәләр артуын ачыклады. Инспекторлар оешманы РФ КоАП 8.21 ст. 1 өлеше ("Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр ташлау яисә махсус рөхсәттән башка аңа карата тискәре физик йогынты ясау") нигезендә һәм РФ КоАП 8.1 ст. ("Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яисә бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тартты. Материаллар экологлар тарафыннан Яр Чаллы шәһәре судына тапшырылды, мәхкәмә органы оешма эшчәнлеген 60 көнгә туктату турында карар чыгарды.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International