Табигать саклау законнарын бозган өчен Лениногорскиның "Алабуга - 2. Нефтехимия" идарәче компаниясе" оешмасына явым-төшем канализациясе урнаштыру һәм койманы сүтү күрсәтмәсе йөкләнде. Лениногорск шәһәре суды шундый карар чыгарды. Элегрәк оешма территориясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары явым-төшем канализациясе булмавын һәм Камышлы елгасына гражданнарның ирекле үтеп керүен чикли торган койма торуын ачыклаганнар иде. Табигать саклау законнарын бозган өчен экологлар идарәче компанияне административ җаваплылыкка тартты, – түбәндәге статьялар буенча:
- РФ КоАП 8.45 ст. 1 өлеше ("Су законнарына һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарга туры китереп, мондый таләпләр законда билгеләнгән очракларда, су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык һәм башка төр объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм саегудан саклауны тәэмин итә торган корылмалар белән җиһазлау таләпләрен үтәмәү");
- РФ КоАП 8.12.1 ст. ("Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле рәвештә үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү").
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә тарафыннан оешмага гомуми 500 мең сумлык административ штраф салынды һәм хокук бозуны бетерү турында карар чыгарылды. Идарәче компания, мондый җәза белән килешмичә, карарга Лениногорк һәм Әлмәт шәһәрләре судларында, Татарстан Республикасының Югары судында шикаять белдерде. Барлык инстанция судлары да экологлар бәяләмәсен хуплады һәм Лениногорскиның "Алабуга - 2. Нефтехимия" идарәче компаниясе" оешмасын хокук бозучы итеп таныды.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторларының яңадан урынга чыгып уздырган тикшерүе барышында ачыкланганча, оешма хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрмәгән. Нәтиҗәдә экологлар "Алабуга - 2. Нефтехимия" идарәче компаниясе" ҖЧҖ оешмасын су объектын саклауны тәэмин итүче корылмаларны оештыру һәм урнаштыру юлы белән су объектының пычрануын, чүпләнүен, ләмләнүен һәм саегуын булдырмауда чаралар күрүгә, шулай ук койманы сүтү юлы белән су объектына гражданнарның каршылыксыз үтеп керүен тәэмин итүне мәҗбүриләү турында Лениногорск шәһәре судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Суд экологлар карарын хуплады һәм 2018 елның 1 июненә кадәр хокук бозуларны бетерүне оештыруны мәҗбүр итте.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте