Яшь экологларның яңа җиңүләре. Республикадагы беренче экология сыйныфында укучылар "Зәңгәр планетада..." конкурсында беренче урыннарны яулады

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Республикадагы беренче экология сыйныфыннан ике укучы балалар һәм яшүсмерләр иҗаты өчен IV "Яшел планета" экология фестивале кысаларында Шәһәрнең "Зәңгәр планетада..." сурәтләү һәм декоратив-кулланма иҗат конкурсында җиңгән өчен I дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде. Кече төркемдә катнашучылар арасында "Әвәләп ясау" номинациясендә беренче урынны Дарья Волкова яулады, ә "Күләмле эшләр" номинациясендә Иван Кривоносов эше иң яхшысы дип танылды.

"Әлеге конкурста җиңү – яшь экологлар өчен беренче генә җиңү түгел инде, – дип билгеләде Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев. – Ярты уку елы эчендә балалар әйләнә-тирәлекне саклау темасына уздырылган күп кенә чараларда бүләкләр алды. Экология тематикасына халыкара дәрәҗәсендә уздырылган конкурста җиңеп чыгу – иң югары казанышларның берсе булды. Балаларда табигать ресурсларына карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү – безнең өчен бик тә мөһим, ә мондый чараларда катнашу – экологик белемле гражданин формалаштыру методларының берсе булып тора".

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты өчен IV "Яшел планета" экология фестивале кысаларында Шәһәрнең "Зәңгәр планетада..." сурәтләү һәм декоратив-кулланма иҗат конкурсында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгече Елена Гыйльмиҗанова да рәхмәт хаты белән билгеләнде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International