Бүген Түбән Камада биологик әйләнә-тирәне саклау балалар үзәгендә Иҗтимагый палатаның «Түгәрәк өстәл» утырышы узды.
Утырышның темасы: “Җитештерү үзәге булган шәһәрдә мәктәп укучыларында экологик культураның торышын һәм киләчәген формалаштыру”.
Утырышта катнаштылар:
- Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният, фән һәм мәгариф, этноконфессиональ мөнәсәбәтләре бәйләнеше сораулары буенча комиссия рәисе урынбасары Ильсия Мезикова;
- Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы киңәшчесе Анатолий Щеповских;
- Иҗтимагый киңәшмә әгъзасы, Экономика, фән, идарә итү һәм хокук институты Түбән Кама филиалының фән буенча директор урынбасары Олег Агапов;
- Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгы Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Айрат Насыбуллин;
- Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге башлыгы Ольга Чернышева;
- Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгы Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы Ильмир Шафиков;
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама шәһәре ТБ башлыгы Рөстәм Изиятуллин;
- Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МДОУ ДОД “Балалар биологик әйләнә-тирәне саклау үзәге” директоры Гөлнур Галявеева;
- Татарстан Республикасы югары-уку йортларының укыту-профессорлык составы;
- экологик юнәлештәге мәктәп, лицей һәм көллият укытучылары;
Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
- Татарстан Республикасында экологик тәрбия эше һәм перспективасы;
- Түбән Кама муниципаль районында табигатьне һәм экологияне саклау оешмалары структурасы;
- Кама аръягының экологик торышы;
- Түбән Кама муниципаль районында мәктәп укучыларының экологик культурасы торышы һәм киләчәге;
- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик күзаллауны формалаштыру;
- өстәмә белем бирү системасында экологик кузаллауны үстерү;
- Зәй шәһәрендә мәктәп укучыларында экологик аңны формалаштыру;
- интерактив укыту ысулларының экологик культураны тәрбияләүдәге роле;
- Экономика, идарә итү һәм хокук институты Түбән Кама филиалындагы экологик белем бирүнең үзенчәлекләре.
Кама аръягы территориаль идарә матбугаты материаллары буенча