Хәзерге системада ПЭТ шешә җыю. Әлмәттә "Пандомат" АКК урнаштырылды

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Әлмәттә республикада автомат рәвештә кабул итүче беренче "Пандомат" комплексы барлыкка килде. ПЭТ шешәләрне һәм алюминий банкаларны аерып җыю буенча югары технологияле җайланма Әлмәт районы Башкарма комитетында урнаштырылган. Якын киләчәктә шәһәрнең тагын 3 җирендә шундый ук җайланма барлыкка киләчәк. Кешеләр күпләп йөргән урыннарда буш савыт җыю мөмкинлеген бирүче системада бүләкләү системасы да каралган. Буш банка яисә пластик шешә өчен автомат кабул итү комплексы бонус бирә, аны экологик проектларны тормышка ашыруга юнәлдерергә яисә ташлама яисә акция купоннары рәвешендә алырга була. Әлеге яңалык – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән районның Башкарма комитеты арасындагы үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсе. 2017 елга планлаштырылган табигать саклау чаралары Әлмәт районында тулы күләмдә тормышка ашырылган. 36 авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү өчен бункер мәйданчыклары кору проблемасы хәл ителгән: асфальт җәю эшләре уздырылган, бункерлар урнаштырылган һәм ятьмәле киртәләр белән әйләндереп алынган. Моннан тыш, табигать саклау чаралары планы нигезендә, 15 авыл җирлегендә 3 тонна карп, ак амур һәм хан балыгы маймычлары җибәрелгән.

Әлмәт шәһәренең 2017 елда эшләнгән максатчан экологик программасы дәвам иттереләчәк.  Табигать саклау чаралары комплексын тормышка ашыру 2020 елга кадәр планлаштырыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International