Экологияле һәм экономияле. Наласа мәктәбендә укучылар көнкүреш калдыкларыннан җимлек әзерләгән

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Калдыкларга икенче гомер бирү һәм кышлаучы кошларга булышу. Арча районының Наласа мәктәбендә укучылар шул максат белән ЭКОҗимлекләр әзерләү буенча пилот проектын тормышка ашыра. Мәктәп укучылары беренче адымнарны ясаган инде: әзерләү ысулларын, материалларның төрләрен өйрәнгәннәр, шулай ук кош оясының беренче үрнәген дә ясаганнар. Җимлек ясау өчен чимал булып тукыма калдыклары, пластиктан ясалган канистра, бер файдаланыла торган савыт-саба һәм кәгазь хезмәт иткән. ЭКОэшләнмәләр ясау буенча мәктәп укучылары идеясен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре дә хуплады. "Үз идеяләре белән балалар чүплектә булырга тиешле көнкүреш калдыкларының икенче мәртәбә файдалану мөмкинлеге барлыгын раслады. Әлеге эш полигоннарга булган басымны киметергә һәм табигый ресурсларны сакларга ярдәм итүдә бер мисал", – дип билгеләде экологлар. Икенчел чималдан җимлек әзерләү буенча проект мәктәп укучылары тарафыннан Волонтер елы кысаларында да тормышка ашырылуын дәвам иттерәчәк.

 

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International