Казансу ярына тонна-тонна пычрак кар ташлаган өчен "Царь горы" җәзага тартылачак

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре, Вахитов районының Подлужная урамында законсыз ташланган кар чүплеге ачыкланды. Рейд барышында ачыкланганча, урамнарны җыештырудан барлыкка килгән кар Казансу елгасы ярында ук – шәһәр сулыгыннан 30 метр ераклыкта бушатылган, бу исә ярамаслык хәл, дип аңлата экологлар. Язын, кар эри башлагач, реагентлар, чүп-чарлар һәм пычраткыч башка матдәләр суга эләгергә мөмкин. Пычрак кар белән 600 квадрат метр мәйданда территория чүпләнгән. Әлеге факт буенча административ эш кузгатылды. Хокук бозучылар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, матдәләре яисә бүтән куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә һәм ТР КоАП 3.6 ст. нигезендә Казан шәһәренең төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылачак.

Бүгенгә Казанда һәм Яшел Үзән шәһәрендә 25 законсыз кар чүплеге ачыкланды. Узган елның аналогик чорында алар саны 37 иде.

 

 

                              

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International