Орнитология дөньясында. Экологлар Азнакайдагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы дәрес уздырды

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әйләнә-тирә дөньяда һәм кешеләр тормышында кошларның роле турында Азнакай шәһәренең "Кояшкай" 5 нче номерлы балалар бакчасындагы нәниләр белән сөйләштеләр. Бакча тәрбиячеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә уздырган экологик дәрес барышында бакча балалары табигатьтәге канатлы дуслар турындагы белемнәре турында сөйләп күрсәттеләр. Табигатьнең яшь белгечләре республикада нинди кошлар яшәве, аларның кайсылары кышлаучы һәм кайсыларының җылы якларга китүе турында бәян иттеләр. Ык буе территориаль идарәсе белгечләре балаларның экологик белем дәрәҗәсен югары бәяләде һәм теориянең барыннан элек тәҗрибәдә ныгытылуы хакында ассызыклады. Асылда, экологлар балаларга кышлаучы кошларны күзәтергә тәкъдим итте: аларга җимлекләр әзерләргә һәм даими ашатып торырга киңәш иттеләр. Ык буе территориаль идарәсе белгечләре сүзләреннән аңлашылганча, балалар туган якларында кышлаучы кошларга бернинди авырлыксыз ярдәм итә ала, шулай ук вакытларын мавыктыргыч итеп уздыра алачак.

 

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International