Экологларның оператив эшләве аркасында Кама Тамагы районында табигатькә зур зыян туктатылды

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Тәмте авылы янәшәсендә законсыз рәвештә ком алу эше алып барыла. Кама Тамагы районында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә шундый хәбәр килде. Файдалы казылмалар белән законсыз эш итү урынына оператив рәвештә экологлар килде. "Намуссыз казучы"ны "кулыннан тоту" мөмкин булды, нәтиҗәдә табигатькә зур зыян туктатылды. Рөхсәт документациясеннән (лицензиядән) башка ком алу эше өчен хокук бозучы Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан РФ КоАП 7.3 ст. 1 өл. ("Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядән башка файдалану") нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

 

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International