Яңартылган "Мәктәп эко-патруле". Программаның яңа версиясе әзер

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Хәбәр җибәрүне туктатып тору һәм урнашкан урынны төгәл билгеләү. "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасының яңартылган версиясендә хәзер шундый мөмкинлекләрдән файдаланырга була. Хәзер хокук бозу очрагын фотога яисә видеога төшергәннән соң, интернет дулкыннары  тотмаган очракта, мәктәп укучылары хәбәрне “каралама”да саклый, ә инде интернет “эшли” башлагач, аны җибәрү эшен дәвам иттерә ала. Кушымтаның яңа версиясендә шулай ук координатларны ачыклау буенча да яңа модуль кертелгән, ул урнашкан урынны ялгыш билгеләү ихтималын юкка чыгара. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары билгеләп узганча, яңа версия хокук бозу урыны координаталарын төгәл билгеләү мөмкинлеген бирә. Алар мәктәп укучыларының актив булуын югары бәяли, ел башыннан бирле генә дә 5 мең тирәсе мөрәҗәгать килүе турында билгеләп үтелде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге сан язгы чорда берничә мәртәбә артык була. 

Исегезгә төшерик, "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы шул ук исемдәге конкурсның мәгълүмат-техник мәйданчыгы булып тора, конкурс ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырыла. Конкурста катнашучылар – 1-11 сыйныфларда укучылар. Шартлары:

- телефонга "Мәктәп эко-патруле" программасын кертергә (кушымта версияләрен  iOS һәм Android платформаларында эшләүче җайланмалар өчен кулланырга мөмкин);

- кушымтада теркәлергә;

- санкцияләнмәгән чүплек урынын яисә агынты суларның җирлек рельефына чыгарылган җирне теркәргә һәм фотога яисә видеога төшереп, Татарстанның Экология министрлыгына җибәрергә.

Уңышлы башкарылган һәр бирем өчен катнашучылар баллар туплый. Республиканың иң актив, 2017-2018 уку елы йомгаклары буенча табигать саклау нормалары бозылуның иң күп очрагын ачыклаган мәктәп укучылары Татарстанның Экология министрлыгыннан бүләкләр алачак.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International