Мәскәүдә IX Халыкара "Экология" форумы кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре хакында сөйләшәчәкләр

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 22-23 мартында Мәскәүдә IX Халыкара "Экология" форумы узачак. Чара РФ ФҖ Федерация Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм профильле башка министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә һәм катнашында узачак. Форумның максатлары: әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, хакимият, җәмгыять һәм бизнес арасында ачык диалог өчен шартлар тудыру.

Форумда катнашучылар арасында – дәүләт хакимиятенең профильле органнарыннан, фәнни, иҗтимагый оешмалар, сәнәгый һәм транспорт компанияләреннән, шәһәрнең коммуналь хуҗалык, экология хезмәтләре күрсәтү өлкәсе оешмаларыннан вәкилләр, экологик технологияләрне һәм җайланмаларны уйлап табучылар, җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр. Тармакка кагылышлы көн тәртибе кысаларында чарада катнашучылар экология проблемаларын хәл итү максатларында төбәкләргә булышлык күрсәтү чаралары һәм киләчәге өметле булган экология проектларына ярдәм күрсәтү механизмнары турында фикер алышачак.

Форумның ике көнгә исәпләнгән эш программасы 10 тематик юнәлеш буенча 16 дискуссия чарасыннан гыйбарәт булачак. Шулай ук форум кысаларында күргәзмә экспозициясе дә күздә тотыла. Күргәзмәдә иң яңа экологик технологияләр һәм җайланмалар күрсәтеләчәк.

Форумга http://forumeco.ru/conf2017/about/index.php сайтында теркәлергә, шулай ук программасы белән дә танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International