2018 елның 4 апреленнән 6сына кадәрге чорда Россиянең Серго Орджоникидзе исемендәге дәүләт геология-разведка университетында "Җир асты байлыкларын геологик тикшерүне үстерү стратегиясе: хәзергесе һәм киләчәге" халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара кысаларында пленар утырыш, секция утырышлары булачак:
- Геология, стратиграфия, тектоника һәм геодинамика процесслары секциясе;
- Явым-төшем бассейннары һәм күмер, нефть һәм газ проблемалары секциясе;
- Минералогия, петрография һәм геохимия секциясе;
- Геммология секциясе;
- Геология, каты файдалы казылмалар эзләү һәм разведкалау; минерагения секциясе;
- Разведкалы геофизика һәм геомәгълүмат секциясе;
- Каты файдалы казылма ятмаларын эшләү һәм маркшейдер эше секциясе;
- Геотехнология, экология, чәчмә һәм диңгез ятмаларын комплекслы үзләштерү секциясе;
- Механика, механикалаштыру һәм энергетика секциясе;
- Тау-разведка эше, гидравлика һәм гидрофизика процесслары секциясе;
- Скважина бораулау технологиясе һәм техникасы секциясе;
- Геоэкология һәм әйләнә-тирә мохитне яклау секциясе;
- Гидрогеология, инженерия геологиясе һәм геокриология секциясе;
- Икътисад, идарә һәм табигатьтән файдалануның хокукый нигезләре секциясе;
- Фәлсәфәи һәм социаль-сәяси проблемалар секциясе;
- Санау методлары һәм математик модельләштерү секциясе;
- Һөнәри белем алуны камилләштерү проблемалары секциясе;
- Табигый руда хасил итүче флюидларның физик химиясе секциясе;
- Хәзерге этнолингвистика мәсьәләләре секциясе;
- Геоэтика секциясе;
- Су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын һәм корылмаларын төзү секциясе.
"Җир асты байлыкларын геологик тикшерүне үстерү стратегиясе: хәзергесе һәм киләчәге" халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен заявкалар 2018 елның 26 февраленә кадәр кабул ителәчәк.
Катнашу кагыйдәләре белән тулырак итеп оештыручы сайтында танышырга була: http://mgri-rggru.ru/index.php?ELEMENT_ID1=4426
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте