2018 елның 13 мартыннан 15енә кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Энергетика. Ресурс саклау" 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау" 18 нче халыкара симпозиумы узачак. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, республиканың югары белем бирү йортлары һәм предприятиеләре тора. Чарада Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит ил башлыклары, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, энергетика, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалыгы белгечләре һәм экспертлары, энергетика агентлыклары һәм энергия саклау һәм ресурс нәтиҗәлелеге буенча үзәкләрнең вәкилләре, әлеге өлкәдә гомумтанылу алган галимнәр һәм гамәлчеләр катнашачак. Симпозиум кысаларында сәнәгать предприятиеләрендә һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә "яшел технологияләр" кертү, җылылык ресурсларын сату өлкәсендә бизнес-процессларны оптимальләштерү, җитештерүдә энергия ресурсларын сак куллану нәтиҗәлелеген арттыру, альтернатив энергетиканы үстерү мәсьәләләре каралачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте