Казанның 5 җирендә яраксыз батарейкалар җыю эше башланып китте

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда эшләп туктаган батарейкаларны кабул итү буенча 5 пункт эшли башлады. Пилот проект узган елның ноябрендә старт алды. Ике ай дәвамында 5 тоннадан артык эшкә яраксыз батарейка җыеп алынды. Хәзерге вакытта анализ уздырылды: җыю эше актив башкарылмаган урыннардан контейнерлар тулысынча алыначак. Шәһәрнең кеше күп йөргән районнарында зур күләмле яңа чүп савытлары барлыкка киләчәк. 

Бүгенге көндә контейнерлар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы холлында (Павлюхин ур., 75), "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов пр., 56), йорт һәм бакча өчен "Леруа Мерлен" кибетендә (Әмирхан пр., 3), "Южный" сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Җиңү пр., 91) һәм "Бәхетле" супермаркетында (Павлюхин ур., 57) урнаштырылган. Якын киләчәктә чүп савытлары "ГоркиПарк" сәүдә үзәгендә (Р.Зорге ур., 11б), "Проспект" сәүдә үзәгендә (Җиңү пр., 50а), "Франт" сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Фучик ур., 90), "Леруа Мерлен" кибетендә (Оренбург тракты ур., 174) һәм "Selgros Cash&Carry" гипермаркетында (Мамадыш тракты, 32) барлыкка киләчәк.

Яраксыз химик ток чыганаклары куркынычлылыгы буенча көнкүреш калдыкларының 1 классына карый. Аларда аккургаш, төрекөмеш, магний, никель, кадмий, кургаш бар, бармакчалы бер батарейка 10-15 квадрат метр туфракны яисә 400 литр суны пычратырга мөмкин.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International