2018 елның 23-26 апрелендә Мәскәүдә Россиянең И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ дәүләт университетында 72 нче Халыкара "Нефть һәм газ – 2018" яшьләр фәнни конференциясе булачак. Чарада югары һәм урта белем бирү учреждениеләрендә укучылар, шулай ук яшь галимнәр һәм 35 яшькә кадәрге нефть-газ тармагы оешмалары белгечләре катанаша алачак. Катнашу өчен 2018 елның 15 февраленә кадәр конференция сайтында: http://neftegaz.gubkin.ru/ электрон теркәлү процедурасын узарга һәм доклад тезисларын беркетергә кирәк.
Ел саен конференция фәнни академик һәм җитештерү бергәлекләре өчен нәтиҗәле хезмәттәшлек итүдә халыкара мәйданчык ролен үти. Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- Геология, геофизика һәм нефть һәм газ чыганакларын күзәтү;
- Нефть һәм газ ятмаларын эшләү. Скважиналар бораулау;
- Торбаүткәргеч транспорт системаларын проектлау, кору һәм эксплуатацияләү;
- Нефть-газ комплексында инженерия һәм кулланма механика;
- Нефть һәм газ сәнәгатендә химия технологиясе һәм экология;
- Нефть-газ эшендә автоматлаштыру һәм санау техникасы;
- Энергетика һәм энергия саклау;
- Нефть һәм газ сәнәгатендә икътисад һәм идарә:
- Нефть-газ сәнәгатен үстерүне хокук ягыннан тәэмин итү;
- Нефть-газ тармагында гуманитар фәннәр һәм PR;
- Инглиз телендә фәнни мәкаләләр белән таныштыру;
- Халыкара энергетика бизнесы;
- Фәнни мәктәп җәмгыяте.
Конференция яшь белгечләргә әйдәүче галимнәр һәм тармактагы җитәкчеләр белән берлектә перспективалы, нефть һәм газ сәнәгатен алга таба үстерү өчен гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән фәнни-техник эшләнмәләр хакында фикер алышу мөмкинлеген бирәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте