2018 елның 2-7 ноябрендә Томск политехника университеты базасында студентларның һәм яшь галимнәрнең академик Михаил Усов исемендәге “Геология һәм җир асты байлыкларын үзләштерү проблемалары” XXII Халыкара фәнни симпозиумы узачак. Чара академик Владимир Обручевның 155-еллыгына, Себер тау-геология мәктәбенә нигез салучы академик Михаил Усов тууга 135 ел һәм Себердә беренче тау инженерлары чыгарылуның 110-еллыгына багышлана.
Мероприятие кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- палеонтология, стратиграфия һәм региональ геология, Җир турында фәннәрдә геомәгълүмат системалары;
- минералогия, геохимия һәм петрография;
- файдалы казылмалар чыганаклары, ФКЧ эзләү һәм разведкалауның заманча технологияләре һәм алымнары, геологиядә геомәгълүмат системалары;
- нефть һәм газ геологиясе, углеводород чималын эзләү һәм разведкалауның заманча алымнары, нефть һәм газ геологиясендә геомәгълүмат системалары;
- Җирне тикшерүнең һәм файдалы казылмалар чыганакларын эзләү һәм разведкалауның геофизик алымнары, геофизик эзләнүләрдә геомәгълүмат системалары;
- гидрогеология һәм инженерлык геологиясе, гидрогеологик эзләнүләрдә геомәгълүмат системалары;
- гидрогеохимия һәм Җир гидрогеоэкологиясе, гидрогеоэкологиядә геомәгълүмат системалары;
- җир төзелеше, күчемсез милекнең дәүләт кадастры һәм җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре;
- геоэкология, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яклау. Геоэкологиядә геомәгълүмат системалары;
- сирәк рудалар һәм радиоактив элементлар, стратегик металлар геологиясе һәм разведкасы;
- нефть һәм газ чыганакларын эшкәртүнең заманча технологияләре;
- нефть-газ сәнәгате объектларын энергия белән тәэмин итү һәм автоматлаштыру;
- табигый ресурсларны әзерләү һәм эшкәртүнең заманча технологияләре;
- минерал чималны комплекслы файдалану;
- скважиналар бораулауның заманча техника һәм технологияләре;
- тау эшләре, рудалы һәм рудалы булмаган файдалы казылмалар чыгару;
- нефть һәм газны транспортлау һәм саклауның заманча техника һәм технологияләре;
- минерал һәм углеводород чималы икътисады, табигать ресурслары хокукы.
Симпозиум программасы шулай ук минералогия һәм палеонтология музейларына, Томск политехника университеты тарихы музеена, Себер ботаника бакчасына, Нефть-газ эше белгечләре әзерләү һәм яңадан әзерләү үзәгенә һәм Табигый ресурслар институты лабораторияләренә экскурсияләрне күздә тота.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте