Татарстан укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар “Аеруча саклана торган территорияләр” Бөтенроссия конкурсында катнаша ала

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

“Аеруча саклана торган табигать территорияләре” конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, анда бөтен Россиядән мәктәпкәчә балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала. Конкурсның максаты – күзаллауны һәм аналитик сәләтне үстерү, балаларда туган як табигате өчен җаваплылык булдыру, әйләнә-тирә дөньяны күзәтергә өйрәтү.

Конкурс эше тыюлык территориясенең флора һәм фаунаның очраган төрләрен күрсәтеп ясалган маршруты тасвирламасын үз эченә алырга тиеш. Бәяләүнең төп критерие – биология, экология яки әйләнә-тирә дөнья (мәктәптә укучы кече яшьтәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге катнашучылар өчен) буенча эзләнү өлеше булу. Текстта билгеләрнең минималь саны – 1500, хикәя фотографияләр белән бирелә. Конкурс эшләрен кабул итү сроклары - 2018 елның 15нче январена кадәр, алдан сайтта теркәлергә кирәк: https://eco.drofa-ventana.ru/personal/.

Конкурсның йомгаклары 2018 елның февралендә ясала.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International