Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булып кайтты. Танышу экскурсиясе барышында балаларга табигать объектлары һәм күренешләре турында, Җирнең төп тормыш чыганаклары турында, әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Су һәм һава пробаларының ничек алынуы һәм өйрәнелүе турында аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган инспекция белгечләре аңлатты.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белем бирү чаралары Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан даими үткәрелә. Алар табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә һәм аларны саклап калуга юнәлтелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте