Фотографлар өчен “Агачлар –тере табигать һәйкәлләре” фотоконкурсы старт алды

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

“Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, анда Россия Федерациясендә яшәүче 18 яше тулган кешеләр катнаша ала.

Катнашу өчен http://rosdrevo.ru/request/photo-contest/ сайтында теркәлергә һәм 2018 елның 1 августына кадәр фотоэшне җибәрергә кирәк. Конкурска төсле һәм монохром фотографияләр (аклы-каралыларны да кертеп) кабул ителә, алардагы предмет булып Программаның Сертификация комиссиясе тарафыннан тере табигать һәйкәлләре дип танылган агачлар тора, андый агачларның исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: http://rosdrevo.ru/derevya-pamyatniki-zhivoy-prirody-spisok). Фотоэшләр JPG форматында җибәрелгән булырга тиеш, файлның авырлыгы 5 MBтан артык түгел, төс пространствосы RGB, киңәйтелү jpg, raw (минималь рөхсәт 300 dpi кимрәк түгел). Һәр агач вертикаль һәм горизонталь күрсәтелештә төшерелгән булырга тиеш, төшерелә торган һәр объект әйләнәсендә пространство калдыру мәҗбүри – алга таба кадрлау мөмкин булсын өчен, кадрга төшерелә торган объектны гына кертергә түгел; фотографияләр яктыртылуларсыз, караңгылауларсыз, кискен күләгәләрсез, томаланмаган булырга тиеш. Конкурс йомгаклары 2018 елның 18 октябрендә конкурсны оештыручының сайтында бастырылачак.

Белешмәләр өчен телефон (Мәскәүдә): 8(495)917-46-20

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International