15 ноябрь – Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген бөтен дөньяда Рециклинг көне яки Икенчел эшкәртү көне билгеләп үтелә. 1997 елдан башланып киткән бәйрәм датасы хакимиятләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм сәнәгать структураларының игътибарын әйләнә-тирә мохитне пычрату белән көрәшкә җәлеп итүгә һәм ресурсларның чикләнгәнлеге проблемаларын хәл итүгә юнәлтелә.

Бу көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю буенча акция узачак. Теләгән һәр кеше 18 сәгатькә кадәр Экология министрлыгының кабул итү пунктына файдаланылган батарейкаларны тапшырырга, ә алмашка экологлардан бүләк – тере брелок алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, файдаланылган батарейкаларны җыю өчен махсус урналар шулай ук түбәндәге урыннарга куелды:

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советында (Ирек мәйданы,1),
- Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында (Вишневский ур, 26), 
- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында (Ямашев проспекты, 37а), 
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында (Кремль ур., 9), 
- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Островский ур., 4), 
- Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында (Кремль ур., 13), 
- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (3 контейнер – Мәскәү ур., 55)
- Табигать саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә (Вишневский ур, 26а), 
- Казан шәһәре Торак-коммуналь хуҗалык комитетында (Кремль ур., 11), 
- Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (Кремль ур., 18), 
- Казан дәүләт энергетика университетында (ул. Красносельская ур, 51),
- «Савиново» сәүдә үзәгендә (Ямашев проспекты, 93); 
- «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов пр., 56),
- «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында (Ершов ур., 1а), 
- «ГоркиПарк» сәүдә үзәгендә (Р. Зорге, ур.11б),
- «Порт» сәүдә үзәгендә (Оренбург тракты, 158а),
- «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Фучик ур., 90),
- «Проспект» сәүдә үзәгендә (Җиңү пр., 50а),
- «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Җиңү пр., 91),
- «Selgros Cash&Carry» гипермаркетында (Мамадыш тракты, 32),
- «Мetro Cash&Carry» гипермаркетында (Вахитов ур., 4)
- «Леруа Мерлен» йорт һәм дача товрлары кибетләрендә (Әмирхан пр., 3, Оренбург тракты, 174),
- «Бәхетле» супермаркетларында (Ямашев пр., 71 а, Оренбург тракты, 22а, Павлюхин ур, 57).

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International