Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсеннән шәхси эшмәкәр экологик закон бозган өчен җавап тотачак. Хосусый затның җитештерү калдыклары белән эш итү нормаларын үтәмәгәнлеге, атап әйткәндә, чүпне предприятие территориясендә яндырганлыгы ачыкланды. Табигать саклау законнарын бозу фактын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. Экологлар аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган инспекция белгечләре белән биредә атмосфера һавасы пробалары алды. Тикшерү нәтиҗәләре калдыкларны законсыз яндыруны раслады, нәтиҗәдә Кама аръягы идарәсе инспекторлары закон бозучыны РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча җаваплылыкка тартты: Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте