15ноябрьдә, Халыкара икенчел эшкәртү көнендә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Ачык ишекләр көне узачак, ул халыкның игътибарын калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлтелә. Бу көнне теләгән һәр кеше кабул итү пунктына файдаланылган батарейкалар тапшыра ала, ә алмашка күңелле бүләк биреләчәк.
Чара 9дан 18 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес белән узачак: Павлюхин ур, 75.
Исегезгә төшерәбез: файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю Татарстан Экология министрлыгыннан тыш шәһәрнең тагын 30 ноктасында оештырылды. Махсуслаштырылган урналар түбәндәге урыннарда куелды:
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советында (Ирек мәйданы,1),
- Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында (Вишневский ур, 26), в
- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында (Ямашев проспекты, 37а),
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында (Кремль ур., 9),
- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Островский ур., 4),
- Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында (Кремль ур., 13),
- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (3 контейнер – Мәскәү ур., 55),
- Табигать саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә (Вишневский ур, 26а),
- Казан шәһәре Торак-коммуналь хуҗалык комитетында (Кремль ур., 11),
- Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (Кремль ур., 18),
- Казан дәүләт энергетика университетында (ул. Красносельская ур, 51),
- «Савиново» сәүдә үзәгендә (Ямашев проспекты, 93);
- «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов пр., 56),
- «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында (Ершов ур., 1а),
- «ГоркиПарк» сәүдә үзәгендә (Р. Зорге, ур.11б),
- «Порт» сәүдә үзәгендә (Оренбург тракты, 158а),
- «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Фучик ур., 90),
- «Проспект» сәүдә үзәгендә (Җиңү пр., 50а),
- «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Җиңү пр., 91),
- «Selgros Cash&Carry» гипермаркетында (Мамадыш тракты, 32),
- «Мetro Cash&Carry» гипермаркетында (Вахитов ур., 4)
- «Леруа Мерлен» кибетләрендә (Әмирхан пр., 3, Оренбург тракты, 174),
- «Бәхетле» супермаркетларында (Ямашев пр., 71 а, Оренбург тракты, 22а, Павлюхин ур, 57).
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте