Авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсендә булдылар

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

атарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә Ачык ишекләр көне узды. Идарә эшчәнлеге белән Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы студентлары танышты. Экскурсия барышында студентларга экологлар эшчәнлеге турында һәм идарә алдында тора торган приоритет бурычлар турында сөйләделәр. Аналитик контроль буенча махсуслаштырылган инспекция (СИАК) эшенә аерым игътибар бирелде. Идел-Кама территориаль идарәсенең СИАК башлыгы Марина Захарова лаборантларның эш урыннары нинди булуын һәм пробаларның нинди приборлар ярдәмендә алынуын күрсәтте. Моннан тыш, студентлар лабораториянең көндәлек эшен күрә алды. Экологик мониторигны гамәли тормышка ашыру белән таныштылар, алынган пробаларга микъдари химик анализ ясауда катнаштылар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International