Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Әлмәт районында законсыз карьер ачыклады. Кәләй торак пунктыннан ерак түгел экскаватор гомумтаралган файдалы казылмалар (балчык) чыгара. Экологлар исәпләве буенча, җир асты байлыкларын чыгару 1700 кв.м җирне бозуга китергән, җир асты байлыкларын чыгару тирәнлеге 2,3м. Гомумтаралган файдалы казылмаларны (балчык) рөхсәтсез чыгаруны Лениногрскиның бер предприятиесе башкара. Җир асты байлыкларын тиешле лицензиясез файдаланган өчен, предприятие РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3. маддәсенең 1 өлеше буенча административ җавапка тартылды. Гомуми суммасы 1 миллион 600 мең сумлык штраф салынды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте