«Казан» халыкара аэропортында «“Түбән Кама” милли паркы» табигать фотографияләре күргәзмәсе ачылды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Экология елы һәм Россиядә тыюлыклар системасының 100-еллыгы кысаларында «Казан» халыкара аэропортында «“Түбән Кама” милли паркы» табигать фотографияләре күргәзмәсе ачылды. 1А терминалында тыюлыкның уникаль ландшафтларын, пейзажларын, флорасы һәм фаунасының сирәк һәм характерлы төрләрен чагылдыра торган 50 фотоиллюстрация куелган. Фотоэшләрнең авторлары – милли парк хезмәткәрләре һәм дуслары.

Әлеге фотокүргәзмә – Татарстанда яшәүчеләрнең һәм республика кунакларының игътибарын Түбән Кама буе төбәгенең уникаль табигый комплексларына җәлеп итүче әһәмиятле проектларның берсе. Күргәзмә туган табигатьнең мәһабәтлеге өчен горурлык, патриотлык хисләре формалаштыруга, аеруча саклана торган табигый террриториянең җәмгыятьтә абруен күтәрүгә, кешеләрнең табигатькә сакчыл мөнәсәбәтен популярлаштыруга юнәлтелгән.

«“Түбән Кама” паркы» табигать фотографияләре күргәзмәсе Россия шәһәрләреннән рейслар белән килүче пассажирларның теләгән һәркайсы карый алырлык форматта ачылган.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International