Зарарлы чыгармаларны контрольдә тоту системалары булмаган өчен, Россиядә штрафлар кертәчәкләр

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Җитештерү предприятиеләре һәм компанияләре, зарарлы матдәләр чыгару һәм агызуны автомат контрольдә тоту системалары булмаган өчен штраф санкцияләренә дучар ителәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына тиешле үзгәрешләр проектын табигать саклау ведомствосы башлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә җибәргән. Документ “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” законга чыгармаларга автомат контроль өлешендә үзгәрешләр белән бергә кертелгән. Закон проекты I категорияле объектларда чыгармаларның, агызуларның стационар чыганакларын җиһазлау программасының комплекслы экологик рөхсәт алуга заявка составында тапшырылуын күздә тота. Программаны тормышка ашыру, комплекслы экологик рөхсәт алган көннән алып 4 елдан артык була алмый, стационар чыгармаларны реконструкцияләүне яки эксплуатациядән алуны күздә тота торган очраклар гына искәрмә булып тора.

Яңа закон проекты зарарлы матдәләр чыгару, агызып чыгаруның стационар чыганакларын автомат контроль системалары белән җиһазлау буенча таләпләрне үтәмәгән яки үз вакытында үтәмәгән өчен җаваплылык кертүне күздә тота. Вазыйфаи затларга административ штраф күләме 20 меңнән 40мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр булачак.

Зарарлы матдәләр чыгару һәм агызып чыгару күрсәткечләре турында автомат контроль системаларын файдаланып алынган мәгълүматны тапшыру буенча бурычларны белә торып үтәмәгән яки үз вакытында үтәмәгән өчен, вазыйфаи затлар өчен 10 меңнән 20 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф рәвешендә җаваплылык каралган, юридик затлар өчен – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр.

Зарарлы матдәләр чыгару һәм агызып чыгару күрсәткечләре турында автомат контроль системаларын файдаланып алынган мәгълүматны дөрес булмаган хәлдә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларның дәүләт рееестрына тапшырган өчен, вазыйфаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган, юридик затларга – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр.

Шул ук вакытта маддәдә искәрмә бар, аның нигезендә, эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат хасил итмичә генә гамәлгә ашыручы зат, административ җаваплылыкка юридик зат буларак тартыла.

Административ хокук бозулар турында эшләрне дәүләт экологик күзәтчелеге органнары тарафыннан контроль-күзәтчелек чаралары буенча билгеләнгән вәкаләтләр кысаларында гамәлгә ашыру күздә тотыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International