Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында брифинг булды. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары –Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов катнашты.
Брифингта хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе бара. Ул 15нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу инде быел шундый икенче акция. Яз көне автомобиль юллары һәм федераль һәм региональ әһәмияттәге трассалар буендагы территорияләр җыештырылган, 3 мең куб м. күләмендә каты көнкүреш калдыклары, корыган һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган иде. 2017 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан үстерү буенча эшләр комплексы барышында, 14,5 мең га мәйданда авырулар, корткычлар белән зарарланган урман кишәрлекләрен киметү буенча чаралар үткәрелде. Шул исәптән тоташ санитар кисү (500 га); сайлап санитар кисү(1132,6 га); файдаланылмый торган үзагачны җыю (5000 га.дан артыграк).
Экологлар хәбәр итүенчә, “Иделне савыктыру” өстенлекле проектын эшләү кысаларында әзерләнә торган концепциягә, диффуз агынтыларны киметү максатында Идел елгасы ярларына урман утырту буенча чаралар кертү турында Министрлык тарафыннан тәкъдимнәр әзерләнә.
Урман территорияләрен булдыру, төзекләндерү һәм чистарту буенча һәм үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү буенча Министрлык тарафыннан системалы эш алып барыла. #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында Министрлык республиканың балалар бакчалары һәм мәктәпләре арасында “100 яшел почмак” конкурсы үткәрде. Республика муниципаль районнарының һәм шәһәрләренең 100 иң актив балалар бакчасы һәм мәктәбе участоклар ясау өчен утырту материалы алды. Яшь миләшләр, алмагачлар, чия, груша, сирень, карлыган һәм крыжовник куаклары республиканың йөз балалар бакчасы һәм мәктәбе территориясен бизәде. “100 яшел почмак” конкурсының максаты - балаларда туган як табигатен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү һәм урманга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
Республиканың барлык табигать саклау хезмәтләре белән берлектә “Яшел Россия” бөтенроссия өмәләрен үткәрү, аларда агачлар утырту матур традиция булып китте.
Ел башыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган 3500дән артык экологик дәрес үткәрелде, урманга карата сакчыл мөнәсәбәт аларда төп темаларның берсе булды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте