“Безнең океаннар үзгәрә торган климатта” («Наши океаны в меняющемся климате») халыкара балалар-үсмерләр конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә. 11дән 18гә кадәр яшьтәге балалар һәм яшьләр катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:
- Сәнгать (рәсемнәр, цифрлы сәнгать, скульптура, фотография һ.б., файлларның форматы JPG, PNG, GIF яки PDF).
- Поэзия (инглиз телендә 1-2 бит, файлларның форматы .doc, .docx яки PDF).
- Проза (инглиз телендә 3-8 бит, файлларның форматы .doc, .docx яки PDF).
- Фильм (YouTub яки Vimeoда 2-4 минутлык видео).
- Музыка (җырлар, үзләре чыгарган көйләр, пародияләр, YouTub яки Vimeoда 4 минутлык видео).
Катнашу өчен 2018 елның 18 июненә кадәр заявканы һәм конкурс эшен конкурсның сайтына бирергә кирәк: http://www.fromthebowseat.org/submit.php. Конкурс эшенә инглиз телендә “Сез климат үзгәрүен ничек сизәсез?” темасына кыскача фикерләмә өстәргә кирәк (100-250 сүз). Һәр эшнең җитәкчесе күрсәтелгән булырга тиеш.
Иң яхшы эшләрнең авторлары, яшь төркеменә бәйле рәвештә (кече – 11-14 яшь, өлкән – 15-18 яшь), акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте