Экологлар “Урман атнасы” акциясенә кушылды

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары “Урман атнасы” табигать саклау акциясенә кушылды. Республика чарасы кысаларында экологлар Чистайда яшәүчеләр белән бергә Часовской урманын тәртипкә китерделәр. Уртак көч белән территорияне каты көнкүреш калдыкларыннан, ауган һәм корыган агачлардан чистарттылар. Идел-Кама идарәсе инспекторлары, өмәнең төбәгебездәге экологик хәлне яхшыртып кына калмыйча, халыкның экологик культурасы формалашуга да йогынты ясавын билгеләп үттеләр. “Территорияләрне җыештыру буенча мондый чаралар битараф булмаган кешеләрне туган якның табигый ресурсларын саклау эшенә тарта. Өмәләрдән соң чистайлылар, бигрәк тә яшь кешеләр, табигатькә бүтән күз белән карый башлый. “Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста була” гыйбарәсе аларның киләчәктәге девизына әверелә”, - диде экологлар.

Территорияләрне чистарту буенча мероприятиеләр 2017 елның 16нчы сентябренә кадәр барачак. “Урман атнасы”ның оештыручысы булып Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тора.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International