Минерал-чимал hәм су ресурслары идарәсе

назад

1. Министрлыкка йөкләнгән бурычларга ярашлы рәвештә, Идарә Министрлыкның Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе функцияләре кодификаторына ярашлы функцияләрен үз вәкаләтләре чикләрендә тормышка ашыруны тәэмин итә:

табигый ресурслардан файдалану, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә идарә итү (01.06);

җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен көйләү (01.06.01 <*>), шул исәптән:

-            Россия Федерациясе белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендәге җир асты байлыкларының бердәм дәүләт фонды белән идарә итүдә катнашу (01.06.01.1 <*>);

-            минераль чимал базасын өйрәнү, куллану һәм яңадан торгызу белән идарә итү (01.06.01.2 <*>);

-            файдалы казылма запасларына, файдалануга бирелә торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участоклары турындагы геологик, экономик һәм экологик белешмәләргә билгеләнгән тәртиптә дәүләт экспертизасы үткәрүне оештыру (01.06.11.08 <*>);

Татарстан Республикасы территориясендә геологик эзләнү һәм геодезия эшчәнлеге белән идарә итү (03.01.10 <*>).

 

2.1.  Минераль чимал һәм су ресурсларыннан рациональ файдалану өлешендә Татарстан Республикасының җир асты байлыклары фонды белән идарә итү өлкәсендә:

-            Татарстан Республикасы нефть чыгару компанияләренең кыска, урта һәм озак сроклы эксплуатацион һәм эзләнү-разведка бораулау эшләренең фараз ителгән күләмнәре турында тәкъдимнәр әзерли;

-            Россия Федерациясенең җир асты байлыкларын геологик өйрәнүнең, минераль чимал базасын үстерү һәм үзләштерүнең дәүләт программаларын төзү һәм тормышка ашыруда, шулай ук минераль чимал базасын үстерү һәм файдалануның республика программаларын төзү һәм тормышка ашыруда  катнашу турында тәкъдимнәр әзерли;

-            эзләп табылган файдалы казылма запаслары һәм җир асты байлыкларының кыйммәтен яисә куркынычлыгын билгели торган башка үзлекләр турындагы белешмәләргә дәүләт экспертизасында катнаша, файдалы казылма запасларына, файдалануга бирелә торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участоклары турындагы геологик, экономик һәм экологик белешмәләргә дәүләт экспертизасы үткәрүне оештыра;

-            гомуми таралмаган файдалы казылма ятмаларыннан файдалану шартларын билгеләүдә катнаша;

-            җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органнары оештыра торган конкурс яисә аукцион комиссияләренең эшендә билгеләнгән тәртиптә катнаша;

-            гомуми таралган файдалы казылма ятмаларын ачу фактын аныклау буенча составына җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органнары вәкилләре кергән комиссия төзүне һәм аның эшләвен тәэмин итә;

-            гомуми таралган файдалы казылмаларны чыгаргандагы, кабул ителгән схемага һәм ятманы эшкәртү технологиясенә бәйле булган, зурлыгы буенча проект документациясе составында расланган нормативлардан ашып киткән норматив югалтуларны үзара килештерү турында карар проектын әзерли;

-            минералогик, палеонтологик һәм башка геологик коллекция материалларын җыю өчен Министрлыкның җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органы белән килешенгән карарын әзерләүне тормышка ашыра;

-            файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын һәм җир асты байлыклары участокларыннан файдалану белән бәйле эшләр башкаруның бүтән төр проект документацияләрен үзара килештерүдә билгеләнгән тәртиптә катнаша;

-            Татарстан Республикасы буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе белән берлектә, булачак төзелеш участогы астында файдалы казылмалар һәм җир асты сулары булмау турында нәтиҗәләр яисә файдалы казылма ятмалары өстендә төзелеш башкаруга рөхсәтләр әзерләүдә катнаша;

-            Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы милкендә булган су объектлары белән идарә итү вәкаләтләрен тормышка ашыруны оештыра;

-            Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларын яки аларның бер өлешен куллану һәм саклау буенча Татарстан Республикасы программаларын әзерләүдә һәм тормышка ашыруда, шуңа контроль ясауда катнаша.

-            Татарстан Республикасы милкендә булган су объектларыннан файдалану өчен түләү ставкаларын билгеләү тәртибе һәм шундый түләүне исәпләү һәм алу тәртибе проектларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслауга кертүне әзерли һәм оештыра

-            бассейн советлары эшчәнлегендә катнашу өчен материаллар әзерли, Татарстан Республикасы буенча Түбән Идел бассейны округы бассейн советының эш төркеме эшчәнлеген оештыра;

-            Татарстан Республикасы вәкилләренең Су ресурслары федераль агентлыгының Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча тармак-ара оператив төркеме эшендә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының гамәли режимнарын билгеләү мәсьәләләре буенча катнашуы өчен материаллар әзерли;

-            су объектларын яки аларның өлешләрен, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә булган һәм федераль милектә торганнарын, муниципаль берәмлек милкендә торганнарыннан тыш, су объектларын бирелгән вәкаләтләр чикләрендә (судан файдалану лимитларын билгеләүне дә кертеп) файдалануга бирү турындагы килешүләр, карарлар нигезендә файдалануга бирү турындагы Министрлык карарлары проектларын әзерли;

-            су объекты акваториясеннән файдалану өлешендә судан файдалану килешүе төзү хокукы алуга аукционнар үткәрүне билгеләнгән тәртиптә оештыра;

-            Министрлык төзегән судан файдалану килешүләре буенча су объектларыннан файдаланган өчен түләү администраторы вәкаләтләрен тормышка ашыруны билгеләнгән тәртиптә оештыра;

-            муниципаль милектән тыш булган гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен, гидротехник корылмадагы авария нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы территориясендәге гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә, гражданнарның һәм оешмаларның милкенә килергә ихтимал булган зыянны исәпләү өлешендә, тормышка ашыруда катнаша

-            сулары эчүгә һәм хуҗалык-көнкүрештә кулланыла торган, Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларын санитар саклау зоналары проектларын раслау турындагы карар проектларын әзерли;

-            җир асты су ятмаларының расланган запаслары базасында эчә торган һәм хуҗалык-көнкүрештә кулланыла торган су чыганакларын резервлау өчен материаллар әзерләүдә катнаша;

-            Татарстан Республикасы территориясендәге җир кишәрлекләре хуҗаларының, җирдән файдаланучыларның, җир биләүчеләрнең һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларның гомуми таралган файдалы казылмаларны чыгару һәм җир асты корылмалары төзү мөмкинлеген билгели;

-            Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Министрлыкның Идарә компетенциясе мәсьәләләре буенча норматив хокукый актлары проектларын төзүдә катнаша;

-            җирле үзидарә органнарының минераль чимал һәм су ресурслары белән бәйле мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшчәнлекләрен методик тәэмин итүгә булыша.

-            Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Министрлыкның, башка дәүләт идарәсе органнарының карарлары белән төзелә торган комиссияләр эшендә катнаша;

-            Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Министрлык коллегияләренең, эш төркемнәренең утырышларын, тармак киңәшмәләрен үткәрү өчен материаллар әзерли.

 

2.2. Каты файдалы казылмалар геологиясе өлкәсендә:

-            Татарстан Республикасы территориясендә каты файдалы казылмаларны геологик эзләү эшләре объектларын Россия Федерациясенең җир асты байлыкларын өйрәнү һәм минераль чимал базасын яңадан торгызу буенча дәүләт программаларында федераль бюджет чаралары исәбенә урнаштыру буенча Министрлык тәкъдимнәрен әзерләүдә катнаша;

-            Татарстан Республикасының җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм минераль чимал базасын яңадан торгызу буенча республика территориаль программаларын төзүдә һәм тормышка ашыруда катнаша, шул исәптән гомуми таралган файдалы казылмаларны эзләү-бәяләү эшләрен башкаруга геологик йөкләмәләр бирә һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

-            эзләп табылган файдалы казылма запасларының кыйммәтен яисә куркынычлыгын билгеләүче белешмәләргә дәүләт экспертизасында катнаша

-            файдалы казылма запасларына, файдалануга бирелә торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участоклары турындагы геологик, экономик һәм экологик белешмәләргә дәүләт экспертизасы үткәрүне оештыра;

-            гомуми таралган файдалы казылма ятмалары булган җир участокларын, җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларын, шулай ук файдалы казылма чыгару белән бәйләнмәгән төзелеш һәм  җир асты корылмаларыннан файдалану өчен кулланыла торган җирле әһәмияттәге җир участокларын гамәлгә кертү һәм үзләштерү сроклары һәм шартлары турында тәкъдимнәр әзерли;

-            Татарстан Республикасы территориясендәге гомуми таралган файдалы казылмаларның исемлеге һәм җирле әһәмияттәге җир асты участокларының исемлекләре проектларын әзерләүдә катнаша;

-            гомуми таралмаган файдалы казылма ятмаларыннан файдалану шартларын билгеләүдә катнаша;

-            җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органнары оештыра торган конкурс яисә аукцион комиссияләренең эшендә билгеләнгән тәртиптә катнаша;

-            гомуми таралган файдалы казылма ятмасын ачу фактын аныклау буенча составына җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органнары вәкилләре кергән комиссия төзүне һәм аның эшләвен тәэмин итә;

-            гомуми таралган файдалы казылмаларны чыгаргандагы, кабул ителгән схемага һәм ятманы эшкәртү технологиясенә бәйле булган, зурлыгы буенча проект документациясе составында расланган нормативлардан ашып киткән норматив югалтуларны үзара килештерү турында карар проектын әзерли;

-            минералогик, палеонтологик һәм башка геологик коллекция материалларын җыю өчен Министрлыкның җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органы белән килешенгән карарын әзерләүне тормышка ашыра;

-            файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын һәм җир асты байлыклары участокларыннан файдалану белән бәйле эшләр башкаруның бүтән төр проект документацияләрен үзара килештерүдә билгеләнгән тәртиптә катнаша;

-            Татарстан Республикасы буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча территориаль агентлык белән берлектә булачак төзелеш участогы астында файдалы казылмалар һәм җир асты сулары булмау турында нәтиҗәләр яисә файдалы казылма ятмалары өстендә төзелеш башкаруга рөхсәтләр әзерләүдә катнаша;

-            Татарстан Республикасы территориясендәге җир кишәрлекләре хуҗаларының, җирдән файдаланучыларның, җир биләүчеләрнең һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларның гомуми таралган файдалы казылмаларны чыгару һәм җир асты корылмалары төзү мөмкинлеген билгели;

-            Татарстан Республикасы территориясендәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукы бирү турындагы гаризаларны карау өчен җир асты байлыклары белән идарә итүнең федераль органы тарафыннан төзелә торган комиссия составында гаризалар карауда һәм карар проектларын әзерләүдә катнаша;

-            җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге норматив хокукый актларның һәм норматив-методик документларның проектларын төзи һәм төзүдә катнаша.

 

2.3. Су ресурслары гидрогеологиясе һәм алардан файдалану, судан файдалануны көйләү өлкәсендә:

-            Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы милкендә булган су объектлары белән идарә итү буенча вәкаләтләрен тормышка ашыруны оештыра;

-            Су ресурслары федераль агентлыгына җиткерү өчен Максатчан прогноз күрсәткечләрен һәм хисапларын әзерли;

-            Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларыннан яисә аларның өлешләреннән файдалану һәм аларны саклау буенча Татарстан Республикасы программаларын төзүдә һәм тормышка ашыруда һәм аларны тормышка ашыруны контрольдә тотуда катнаша;

-            Татарстан Республикасы милкендә булган су объектларыннан файдалану өчен түләү ставкаларын билгеләү тәртибе һәм шундый түләүне исәпләү һәм алу тәртибе проектларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслауга кертүне әзерли һәм оештыра;

-            бассейн советлары эшчәнлегендә катнашу өчен материаллар әзерли, Татарстан Республикасы буенча Түбән Идел бассейны округы бассейн советының эш төркеме эшчәнлеген оештыра;

-            Татарстан Республикасы вәкилләренең Су ресурслары федераль агентлыгының Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча тармак-ара оператив төркеме эшендә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының гамәли режимнарын билгеләү мәсьәләләре буенча катнашуы өчен материаллар әзерли;

-            су объектларын яки аларның өлешләрен, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә булган һәм федераль милектә торганнарын, муниципаль берәмлек милкендә торганнарыннан тыш, су объектларын бирелгән вәкаләтләр чикләрендә (судан файдалану лимитларын билгеләүне дә кертеп) файдалануга бирү турындагы килешүләр, карарлар нигезендә файдалануга бирә;

-            су объекты акваториясеннән файдалану өлешендә судан файдалану килешүе төзү хокукы алуга аукционнар үткәрүне билгеләнгән тәртиптә оештыра;

-            Министрлык төзегән судан файдалану килешүләре буенча су объектларыннан файдаланган өчен түләү администраторы вәкаләтләрен тормышка ашыруны билгеләнгән тәртиптә оештыра;

-            муниципаль милектән тыш булган гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен, гидротехник корылмадагы авария нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы территориясендәге гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә, гражданнарның һәм оешмаларның милкенә килергә ихтимал булган зыянны исәпләү өлешендә, тормышка ашыруда катнаша;

-            сулары эчүгә һәм хуҗалык-көнкүрештә кулланыла торган Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларын санитар саклау зоналары проектларын раслау турындагы карар проектларын әзерли;

-            җир асты су ятмаларының расланган запаслары базасында эчә торган һәм хуҗалык-көнкүрештә кулланыла торган су чыганакларын резервлау өчен материаллар әзерләүдә катнаша;

-            җир кишәрлекләре хуҗаларының, җирдән файдаланучыларның, җирбиләүчеләрнең һәм җир кишәрлекләрен арендалаучыларның сораулары буенча, су белән үзәктән тәэмин итү чыганагы булмаган беренче су тоткыч горизонтка көнкүреш коелары һәм скважиналары кору һәм алардан файдалану күздә тотылган очракта, белешмәләр әзерли;

-            су белән үзәктән тәэмин итү чыганагы булмаган беренче су тоткыч горизонтка көнкүреш коелары һәм скважиналары кору һәм алардан файдалану нияте турындагы рәсми белдерүләрне терки;

-            Министрлыкның су ресурсларыннан рациональ файдалану, шул исәптән җир асты суларын геологик өйрәнү һәм яңадан торгызу мәсьәләләре буенча Фәнни-техник советы (җир асты байлыкларыннан файдалану секциясе) утырышларын үткәрүне оештыра;

-            гомуми таралмаган файдалы казылма ятмаларыннан файдалану шартларын билгеләүдә: Татарстан Республикасы территориясендәге җир асты участокларыннан файдалану хокукы бирү турындагы гаризаларны карау өчен җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы төзегән комиссия составында гаризаларны карауда һәм карар проектларын әзерләүдә катнаша;

-            җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органының яки аның территориаль органының файдалы казылма запаслары буенча территориаль комиссиясе эшендә катнаша;

-            җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органнары оештыра торган конкурс яисә аукцион комиссияләренең эшендә билгеләнгән тәртиптә катнаша;

-            файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын һәм җир асты байлыклары участокларыннан файдалану белән бәйле эшләр башкаруның бүтән төр проект документацияләрен үзара килештерүдә җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органы комиссиясе составында катнаша;

-            Татарстан Республикасы буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе белән берлектә, булачак төзелеш участогы астында файдалы казылмалар һәм җир асты сулары булмау турында нәтиҗәләр яисә файдалы казылма ятмалары өстендә төзелеш башкаруга рөхсәтләр әзерләүдә катнаша;

-            Татарстан Республикасы территориясендә җир асты суларын геологик эзләү эшләре объектларын Россия Федерациясенең җир асты байлыкларын өйрәнү һәм минераль чимал базасын яңадан торгызу буенча дәүләт программаларында федераль бюджет чаралары исәбенә урнаштыру буенча Министрлык тәкъдимнәрен әзерләүдә катнаша;

-            Татарстан Республикасының җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм минераль чимал базасын яңадан торгызу буенча территориаль программаларны төзүдә һәм тормышка ашыруда катнаша, шул исәптән җир асты суларын эзләү-бәяләү эшләрен башкаруга геологик йөкләмәләрне әзерли һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

-            эзләп табылган файдалы казылма запаслары һәм җир асты байлыкларының кыйммәтен яисә куркынычлыгын билгели торган башка үзлекләр турындагы белешмәләргә дәүләт экспертизасында катнаша, файдалы казылма запасларына, файдалануга бирелә торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участоклары турындагы геологик, экономик һәм экологик белешмәләргә дәүләт экспертизасы үткәрүне оештыра;

 

2.4. Углеводород чималы геологиясе өлкәсендә:

-            Татарстан Республикасы нефть чыгару компанияләренең кыска, урта һәм озак сроклы эксплуатацион һәм эзләнү-разведка бораулау эшләренең фараз ителгән күләмнәре турында тәкъдимнәр әзерли;

-            Татарстан Республикасы территориясендә углеводород чималын геологик эзләү эшләре объектларын Россия Федерациясенең җир асты байлыкларын өйрәнү һәм минераль чимал базасын яңадан торгызу буенча дәүләт программаларында федераль бюджет чаралары исәбенә урнаштыру буенча Министрлык тәкъдимнәрен әзерләүдә катнаша;

-            Татарстан Республикасының җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм минераль чимал базасын яңадан торгызу буенча республика территориаль программаларын төзүдә һәм тормышка ашыруда катнаша, шул исәптән углеводород чималын эзләү-бәяләү эшләрен башкаруга геологик йөкләмәләр бирә һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

-            файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын һәм җир асты байлыклары участокларыннан файдалану белән бәйле эшләр башкаруның бүтән төр проект документацияләрен үзара килештерүдә билгеләнгән тәртиптә катнаша;

-            җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органының яки аның территориаль органының файдалы казылма запаслары буенча территориаль комиссиясе эшендә катнаша;

-            углеводород чималы буенча Роснедрның Казылма чыгару эшләре буенча үзәк комиссиясенең Татарстан нефть секциясе эшендә катнаша;

-            гомуми таралмаган файдалы казылма ятмаларыннан файдалану шартларын билгеләүдә катнаша;

-            җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органнары оештыра торган конкурс яисә аукцион комиссияләренең эшендә билгеләнгән тәртиптә катнаша;

-            Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының нефть чыгару, Татарстан Республикасының нефть чыгару предприятиеләре буенча эксплуатацион һәм эзләнү-разведка бораулау эшләре күләмнәре турындагы күрсәтмәләрен әзерләүдә катнаша һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

-            Татарстан Республикасы Хөкүмәте үткәрә торган киңәшмәләр өчен, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры катнашында үтә торганнары өчен, углеводород чималының ресурс базасы турында, нефть чыгару күләмнәре турында, эксплуатацион һәм эзләнү-разведка бораулау эшләре турында белешмәләрне җыя, гомумиләштерә һәм анализлый;

-            нефть һәм газның ресурс потенциалы һәм локализациясе, нефть геологиясенең башка проблемалары буенча бөтенроссия һәм халыкара фәнни-практик конференцияләрне һәм киңәшмәләрне әзерләүдә, оештыруда һәм үткәрүдә катнаша.

Минерал-чимал hәм су ресурслары идарәсе
Шутникова Светлана Анатольевна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-97
Email:
Файдалы каты казылмалар геологиясе бүлеге
Ахманова Татьяна Петровна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-96
Email:
Углеводород чимал геологиясе булеге
Васильева Татьяна Леонидовна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-92
Email:
Гидрогеология hәм судан файдалануны җайга салу бүлеге
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International