Файдалы каты казылмалар геологиясе бүлеге

назад

Бүлек үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге функцияләрне башкара:

 

- Татарстан Республикасы территориясендә каты файдалы казылмаларга геологик разведка эшләре объектларын Россия Федерациясенең минераль чимал базасын геологик өйрәнү һәм яңадан торгызу дәүләт программаларында федераль бюджет акчалары исәбеннән урнаштыру буенча Министрлык тәкъдимнәрен әзерләүдә катнаша;

- Татарстан Республикасының җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм минераль чимал базасын яңадан торгызу буенча республика территориаль программаларын төзүдә һәм тормышка ашыруда катнаша, шул исәптән гомуми таралган файдалы казылмаларга эзләү-бәяләү эшләрен башкаруга геологик биремнәр бирә һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

- эзләп табылган файдалы казылма запаслары һәм җир асты байлыкларының кыйммәтен яки куркынычлыгын билгели торган башка үзенчәлекләре турындагы мәгълүматка дәүләт экспертизасында катнаша,

- файдалануга бирелә торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участоклары турында файдалы казылма запасларына, геологик, икътисадый һәм экологик белешмәләргә дәүләт экспертизасы үткәрүне оештыра;

- гомумтаралган файдалы казылмалар ятмалары булган җир участокларын, җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларын, шулай ук файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган җир асты корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләү максатларында файдаланыла торган җирле әһәмияттәге җир асты участокларын җәлеп итү һәм үзләштерү сроклары һәм шартлары турында тәкъдимнәр әзерли;

- Татарстан Республикасы территориясендә гомумтаралган файдалы казылмалар исемлеге һәм җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары учасоклары исемлеге проектларын әзерләүдә катнаша;

- гомуми таралганнарга карамаган файдалы казылма ямаларыннан файдалану шартларын билгеләүдә катнаша;

- җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органнары тарафыннан төзелә торган конкурс яки аукцион комиссияләре эшендә билгеләнгән тәртиптә катнаша; 

- гомуми таралган файдалы казылма ятмаларын ачу фактын билгеләү буенча җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органнары вәкилләре кергән комиссия төзүне һәм эшен тәэмин итә; 

- гомуми таралган файдалы казылмаларны чыгарганда, кабул ителгән схема һәм ятманы эшкәртү технологиясе белән технологик бәйле, проект документлары составында расланган нормативлардан артып киткән югалтулар нормативларын килештерү турында карар проектын әзерли;

- минералогик, палеонтологик һәм башка геологик коллекция материалларын җыю өчен җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органы белән килештерелгән Министрлык карарын әзерләүне гамәлгә ашыра;

- файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын һәм җир асты байлыклары участокларыннан файдалану белән бәйле эшләрне башкару буенча башка проект документларын билгеләнгән тәртиптә килештерүдә катнаша;

- Татарстан Республикасы буенча җир асты байлыкларыннан файдалану буенча территориаль агентлык белән берлектә булачак төзелеш участогы астында файдалы казылмалар һәм җир асты сулары булмау турында бәяләмәләр яки файдалы казылма ятмалары мәйданнарында төзү өчен рөхсәтләр әзерләүдә катнаша;

- Татарстан Республикасы территориясендә җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар тарафыннан гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару һәм җир асты корылмалары төзү мөмкинлеген билгели;

- Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыклары участокларыннан файдалану хокукы бирү турындагы гаризаларны карау өчен җир асты байлыклары дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы төзегән комиссия составында гаризаларны карауда һәм карар проектларын әзерләүдә катнаша;

- җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә норматив хокукый актлар һәм норматив-методик документлар проектларын эшли һәм эшләүдә катнаша.

Шутникова Светлана Анатольевна
Файдалы каты казылмалар геологиясе бүлеге
Шутникова Светлана Анатольевна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-97
Email:
Волкова Айгөл Рамил кызы
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
264-59-68
Email:
Садриев Илнар Илфат улы
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
264-59-68
Email:
Сафонова Ксения Николаевна
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
264-59-68
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International