Углеводород чимал геологиясе булеге

назад

Бүлек бирелгән вәкаләтләр кысаларында Министрлыкның түбәндәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итә:

файдалы казылма ятмаларын рациональ һәм комплекслы эшкәртү өлешендә дәүләт фәнни-техник сәясәтен гамәлгә ашыру өчен тәкъдимнәр әзерли;

җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, Россия Федерациясенең минераль чимал базасын үстерү һәм үзләштерүнең дәүләт программаларын эшләгәндә һәм тормышка ашырганда, шулай ук җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, Татарстан Республикасының минераль чимал базасын үстерү һәм куллану программаларын эшләү һәм тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша;

кыска сроклы, урта һәм озак сроклы чорга Татарстан Республикасы нефть чыгару компанияләре тарафыннан эксплуатация һәм эзләнү-разведка бораулауның фаразланган күләмнәрен әзерләүдә катнаша;

файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын һәм җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану белән бәйле эшләрне башкару өчен башка проект документларын килештерүдә катнаша;

проект документлары составында расланган нормативлардан артып киткән, кабул ителгән схема һәм ятманы эшкәртү технологиясе белән технологик бәйле рәвештә гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгарганда югалтулар нормативларын килештерүдә катнаша;

гомуми таралганнарга карамаган файдалы казылма ятмаларыннан файдалану шартларын билгеләүдә катнаша;

Татарстан Республикасының Җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм минераль чимал базасын яңадан торгызу буенча республика территориаль программаларын төзүдә һәм тормышка ашыруда катнаша, шул исәптән углеводород чималына фәнни-тикшеренү һәм башка эшләр җитештерүгә геологик йөкләмәләр бирә һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 28 декабрендәге 1083 номерлы карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасының «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә дәүләт идарәсе» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына төзәтмәләр кертә торган тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша.

нефть чыгару күләмнәре, Татарстан Республикасының нефть чыгару предприятиеләре буенча эксплуатация һәм эзләү-разведка бораулау күләмнәре турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәләрен әзерләүдә катнаша һәм аның үтәлешен контрольдә тота;

Татарстан Республикасы Хөкүмәте үткәрә торган киңәшмәләр өчен, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры катнашында үткәрелә торган киңәшмәләр өчен, углеводород чималының ресурс базасы турында, нефть чыгару күләмнәре турында, эксплуатацион һәм эзләү-разведка бораулау эшләре турында мәгълүмат җыя, гомумиләштерә һәм анализлый;

территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләүне тәэмин итүдә катнаша шул исәптән:

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының территориаль планлаштыру схемаларын карау эшендә катнаша;

федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары белән җир асты байлыкларыннан файдалану белән бәйле эшләрне куркынычсыз алып баруга һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар турындагы законнарның, шулай ук җир асты байлыкларын саклау буенча билгеләнгән тәртиптә расланган стандартларның һәм таләпләрнең үтәлешенә дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итә:

билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы территориясендәге углеводород ятмаларын геоэкологик мониторинглау программаларын һәм геоэкологик паспортларны килештерүдә катнаша;

файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын һәм файдалы казылмалар төрләре һәм җир асты байлыклары участокларыннан файдалану белән бәйле эшләрне башкару буенча башка проект документларын карауда катнаша;

Министрлык һәм Идарә эшчәнлегенең еллык планнары проектларына тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша;

әгәр мондый функцияләр законнар белән каралган булса, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

Бүлек белгечләре Министрлыкның түбәндәге киңәшмә органнары эшендә катнаша:

- Гомуми таралган файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын һәм җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану белән бәйле эшләрне башкару буенча башка проект документларын килештерү буенча эш төркемендә;

- Табылган файдалы казылма запаслары һәм җир асты байлыкларының кыйммәтен яки куркынычлыгын билгели торган башка үзлекләре турындагы белешмәләргә экспертиза буенча республика комиссиясендә (ЗРК);

- Гомуми таралган файдалы казылма ятмаларын ачу фактын билгеләү буенча комиссиядә, аның составына җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүнең федераль органы яки аның территориаль органнары вәкилләре керә;

- Министрлыкның Фәнни-техник cоветында (җир асты байлыкларыннан файдалану секциясе);

- Министрлык җитәкчелеге кушуы буенча Министрлыкта төзелә торган бүтән киңәшмә органнарында.

Ахманова Татьяна Петровна
Углеводород чимал геологиясе булеге
Ахманова Татьяна Петровна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-96
Email:
Леонов Алексей Анатольевич
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
267-68-96
Email:
Аборина Ирина Александровна
Телефон:
267-68-96
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International