Буа районының «Каенкай» балалар бакчасында табигатькә сакчыл караш турында Экология дәресе үткәрелде.
Азнакай шәһәр суды экологларның таләпләрен хуплады һәм шәһәрнең Башкарма комитетын чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.
Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә калдыкларны аерым җыю темасына экология дәресе узды. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары икенче сыйныф укучыларына чүп-чарны ничек дөрес сортларга икәнен сөйләделәр.
Элегрәк Идел Аръягы территориаль идарәсен күчмә тикшерү кысаларында Апас районының Чура-Барыш авыл җирлегенең Танай-Турай авылында калдыклар белән эш итү өлешендә табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланган иде.
Ел саен экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре ярышларында актив катнаша. Спартакиада 9 спорт төре буенча уздырыла һәм узган ел анда республиканың 23 министрлыгы һәм ведомствосы командалары катнашты.
Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан. Экология министрлыгы белгечләре төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыкларны, шулай ук көнкүреш чүп-чарларын ташлауны теркәгәннәр.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин беренче мәртәбә Түбән Каманың сибура предприятиесендә булды, анда ул «Түбән Кама нефть химиясе» нең яңа олефин комплексын бәяләде һәм коллектив белән очрашты.
Түбән Кама һәм Түбән Кама районындагы стационар чыганаклардан атмосфера һавасына чыгарып ташлауларның гомуми массасы 2006 елдан 41% тан артыкка кимегән. Бу хакта Түбән Камада узган экология мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмәдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин хәбәр итте.
Түбән Камада «Татарстан Республикасы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге» филиалының Кама аръягы лабораториясенең яңа бинасы рәсми рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз шакиров һәм башкалар катнашты.
Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Яр Чаллыдагы 52 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрделәр.