3 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Кодекс» консультация үзәге «Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы: 2025 елда калдыкларны утильләштерү буенча яңа таләпләр» темасына Бөтенроссия гамәли вебинарын онлайн-трансляцияләүне оештыра.
Экология министрлыгына Түбән Кама районының «Строитель» бакчачылык ширкәтендә законсыз җир эшләре, туфракның уңдырышлы катламын бетерү һәм күчерү турында халык мөрәҗәгате килде. Кама аръягы идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
Чистайның 5нче мәктәбендә балалар песнәкләр һәм кышлаучы башка кошлар турында кайгыртырга булганнар. Оя ясау өчен һәркем: катыргы тартмалардан алып шешәләргә кадәр - кулдан килгән төрле материалларны кулланган.
Калдыклардан да табыш алырга була – Азнакай шәһәренең «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән үткәрелгән экологик дәреснең төп фикере әнә шулай яңгырый. Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмәне икенчел эшкәртү көненә багышладылар.
ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары элек бирелгән кисәтүләрнең үтәлешен тикшереп торуны дәвам итә.
Яңа Чишмә районын мониторинглау барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез җыюны ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы 70 кв.м тәшкил итә.
Министрлыкның лаборатория җитәкчесе Хәдичә Марат кызы Сафиуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә. Ул – сайланган эшкә тугрылыкның чын үрнәге.
«БумБатл» макулатура җыю буенча рекорд куйды - Бөтенроссия акциясенең бишенче сезонында катнашучылар 144 мең тонна кәгазь калдыклары җыйганнар, бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк. Татарстан Республикасыннан катнашучылар эшкәртүгә 179 тоннадан артык макулатура тапшырган. Төбәк ил субъектларының гомуми зачетында алтынчы урынны алды.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 8500 мөрәҗәгать теркәлгән. Мөрәҗәгатьләрнең 92% ы инде хәл ителгән. Иң күп хәбәрләр «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында килде - 3798. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 3204 мөрәҗәгать килгән. «Халык контроле» системасында - 1317, «ПОС» кире элемтә платформасында 181 сорау теркәлгән.
Федерация Советы каршындагы социаль инновацияләрне үстерү советы дәүләтнеке булмаган сектор тарафыннан кертелә торган иң яхшы социаль практикалар турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән «Социаль курс: яңа заман идеяләре» проектын гамәлгә ашыра.