ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә.

Хисаплылык нинди калдыклар һәм күпме күләмдә барлыкка килүен, бу калдыкларның төзелгән договорлар нигезендә нинди махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк.

2018 елның 2-7 ноябрендә Томск политехника университеты базасында студентларның һәм яшь галимнәрнең академик Михаил Усов исемендәге “Геология һәм җир асты байлыкларын үзләштерү проблемалары” XXII Халыкара фәнни симпозиумы узачак. Чара академик Владимир Обручевның 155-еллыгына, Себер тау-геология мәктәбенә нигез салучы академик Михаил Усов тууга 135 ел һәм Себердә беренче тау инженерлары чыгарылуның 110-еллыгына багышлана.


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Россиядәге хайваннарның сирәк төрләре һәм аларның яшәү тирәлеге” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Конкурсның максаты - сыйфатлы фотография чаралары белән илебезнең кыргый табигате матурлыгын киң аудиториягә җиткерү һәм проблемалы урыннарны күрсәтү: хайваннарның сирәк төрләренең популяцияләрен һәм аларның табигый яшәү тирәлеген саклап калу, аеруча саклана торган табигать территорияләре эшенә булышу, Россия WWF табигать саклау иициативаларын алга этәрү һәм Россия Федерациясендә экотуризм темасына игътибар җәлеп итү.


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Экология елы кысаларында актив экологик сәясәт өчен Татарстан республикасын бөтенроссия дәрәҗәсендә билгеләп үттеләр

Россиядә 15 меңгә якын санкциясез чүплекләр бетерелгән

2011 елга Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология Министрлыгы тюылыклы территорияләрнең килүчеләр санын 2,5-4 миллион кешегә арттырырга планлаштыра.

Төзелеш объектларның урыннарын сайлау кадәр дәүләт экология экспертизасы үткәреләчәк

2014 елдан 5 федераль аеруча саклаулы табигый территорияләр булдырылган.

Узган Бөтенроссия съездында куелган бурычларның төп өлеше үтәлгән


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумы эшли башлады, аны Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской ачты. Республиканың иң эре предприятиеләренең экология өлкәсендәге заманча эшен күрсәтә торган Татарстан Республикасы стендында Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Хакасия Республикасы, Чиләбе һәм Волгоград өлкәләре һәм Россиянең башка регионнарының делегацияләре булды инде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International