Июль ае башыннан бирле "Автостоп" операциясе барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 20дән артык хокук бозучыны ачыклады. "Без күлләрдән, елгалардан 50-200 м ераклыкта урнашкан су саклау зоналарында тукталган транспорт чараларын теркибез", – дип сөйли экологлар.
Бүген Әлмәт районында Яшь геологларның V республика ачык кыр олимпиадасы ачылды. Чараның тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Чүпне ничек итеп дөрес араларга һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау нәрсә ул? Бүген "Пламя" балалар савыктыру лагерында ял итүче мәктәп укучылары шушы һәм башка төрле сорауларга җаваплар белде. Балалар өчен экологик белемнәргә багышланган тематика көнен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары уздырды.
Закон проекты РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап зур предприятиеләрне ташландык һәм пычратучы матдә ташлау чыганакларын өзлексез автомат тикшереп торучы системалар белән тәэмин итүгә мәҗбүр итүче табигать саклау законнары нормаларын җәелдерү өчен әзерләнгән. Бу хакта Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Эш тармагында үлчәү чаралары, онлайн-режимда мәгълүмат алу мөмкинлеген тудырып, турыдан-туры чыганакка урнаштырылырга тиеш.
2018 елның 10 июленнән 13енә кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән югары янгын чыгу куркынычы (4 класс) сакланачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә.
Бүген Казанда җирле санкцияләнмәгән чүплек урыннары буенча рейд узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Россиякүләм халык фронтының Татарстандагы төбәк бүлеге активистлары һәм Казан шәһәре хакимияте вәкилләре интерактив картада билгеләнгән нокталарны тикшереп чыкты.
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә "Туган төбәк экологиясе" республика конкурсын уздыра.
Мишә елгасына китерелгән зыянны компенсацияләү рәвешендә "Теплострой" ҖЧҖ 3 миллион сум түләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең су объектына китерелгән зыянны каплау турындагы дәгъвасы Самараның Арбитраж апелляция суды тарафыннан кангатьләндерелде.
Бүген "Чиста Татарстан" программасында үсеп килүче экологлар буыны – юннатлар хакында сөйләячәкләр. Студия кунаклары – "Чиста булачак" ТР яшьләрнең экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова һәм хәрәкәтнең активисты Максим Антонов 21 гасырның яшь натуралистлары хакында аңлатачак һәм аларның нинди булуы турында күрсәтәчәк.
Мамадыш районында җофар, коңгырт аю, чәшке, борындык, сапсан һәм саз карчыгасы бар, ә тагын биредә 100 якын зур һәм кечкенә елга ага. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре "Яшь гвардия" лагерында ял итүче балаларга туган якның табигать байлыклары турында сөйләде. Биредә "Табигатьтә – җәй" эко-дәресе узды.