ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Чаллының 11нче мәктәбендә ел саен 15 гыйнварда билгеләп үтелә торган  Бөтенроссия  Россиядә кышлаучы кошлар көненә багышланган чара узды. Дүртенче сыйныф укучылары елның салкын вакытында безнең белән калган канатлы дуслар турында күбрәк белү өчен Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары белән очраштылар.


11
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

2025 елда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, беренче чиратта, ведомство эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән яңа социаль тикшеренү үткәрә.


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Арча районының Иске Чүриле балалар бакчасында кышлаучы кошларга багышланган экология дәресе узды. Балалар Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары белән бергә канатлы дуслар дөньясына чумдылар.

Азнакайда Р.Ишкаев исемендәге шәһәр паркы кышкы шатлык һәм креатив үзәккә әверелде. Биредә инде традицион «Санифест-2025»фестивале узды.


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 ел башыннан Экология министрлыгына Татарстанда яшәүчеләрдән 29 хәбәр килде. «Халык контроле» системасы аша 22 мөрәҗәгать килде, 7 сорау Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша кабул ителде.

Арчаның 1нче балалар бакчасында «Кышлаучы кошлар» фәнни-гамәли конференциясе узды.


5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

Россиядә 2025 елдан «Экология» илкүләм проектына алмашка «Экологик иминлек» илкүләм проекты килде. Татарстаннан 2 млрд 579,6 млн сумлык сигез чараны кертү алдан килешенгән. Шуның 2 млрд 358,2 млн сумы – федераль бюджеттан, 221,4 млн сумы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. 


2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Идел-Кама тыюлыгы яңа эш транспорты рәвешендә сизелерлек ярдәм алды. Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тыюлыкны саклау бүлеге өчен яңа автомобильләр сатып алуда ярдәм күрсәтте. Учреждение гаражы 3 УАЗ (ЭКСПЕДИЦИЯ һәм кече урман патруле комплексы) һәм LADA Niva Travel автомобиле белән тулыландырылды. Кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган внедорожниклар табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны кисәтүдә һәм оператив хәл итүдә, тыюлык территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә таяныч булачак. Сак бүлеге хезмәткәрләре яңа автомобильләрне бәяләделәр һәм аларны тыюлык өчен юбилейлы яңа елда куллануга керешергә әзер. 2025 елда тыюлык үзенең 65 еллыгын билгеләп үтәчәк.


31
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Кадерле дуслар! Яңа ел – ул безне барыбызны да берләштерә һәм балачакка кайтара торган иң җылы хисләр бәйрәме. Күркәм традиция буенча бу яңа ел көннәрендә без йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Һәрберебез өчен бу якты ниятләр һәм шатлыклы өметләр, яңа идеяләр һәм казанышлар чоры. Хыяллар һәм максатлар – барыбызны да алга барырга мәҗбүр иткән нәрсә һәм, яңа елның нинди булачагы бары тик үзебездән генә тора.  


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Яңа ел – иҗат һәм ачык төсләр вакыты! Кышкы бәйрәмнәр алдыннан Экология министрлыгында Иң яхшы Яңа ел стена газетасына конкурс узды, анда Министрлык бүлекләре һәм территориаль идарәләре катнашты. Үз эшләрендә хезмәткәрләр эш көннәренең якты мизгелләре белән фотосурәтләр күрсәттеләр һәм киләсе 2025 елга теләкләр яздылар. Яңа елның төп символы - еланнан башка да булмады. Зирәклек һәм сабырлыкның гәүдәләнеше – ул һәрбер стена газетасын диярлек бизи иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International