Түбән Кама балалар шахмат һәм бокс клубында тәрбияләнүчеләргә табигатькә зыян китермәс һәм куркыныч хәлләрдән качар өчен ялда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.
«ТАИФ-НК» АҖ (Түбән Кама ш.), Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында, Түбән Кама районының Төзүчеләр бистәсендә һәм Прости бистәсендә кече габаритлы контроль станцияләрен урнаштырды.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары район прокуратурасы белән берлектә уздырылган тикшерү барышында кулланучылар кооперативы эшчәнлегендә кайбер хокук бозуларны ачыклаган. Объект территориясеннән чистартылмаган агынты суларны туфракка агызу, аннан елгага агып китү очрагы ачыкланган.