ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләде.

Узган ел ахырында Экология министрлыгы Казанның төньяк өлешен мониторинглау челтәрен  тепловизорлы видеокүзәтү системасы белән тулыландырды. Онлайн режимда чыганаклардан барлык залп ташландыклары ведомствога тапшырылачак. 

2023 елда Татарстанның Экология министрлыгына Татарстан халкынан 11 844 мөрәҗәгать килгән.

Шуларның 6 меңе – «Мәктәп экопатруле» аша. Бу хакта киң вәкиллекле йомгаклау утырышы кысаларында экология министры Александр Шадриков әйтте.

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашында Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International