Татарстан Республикасының санитар торышын экологик яктан контрольдә тоту максатларында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчеcе Фаяз Шакиров белән берлектә авиаочыш үткәрделәр.
Санитария-экология икеайлыгы кысаларында 10 муниципаль район территориясенә авиакүзәтү ясалды. Моңа түбәндәге районнар керә: Лаеш, Чистай, Зәй, Сарман, Алабуга, Мамадыш һәм башкалар.
Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру, юынты сулар агызу. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары - ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тарафыннан ТР Үзәк өлешендә гамәлгә ашырылган авиаочыш барышында табигать саклау законнарын бозуның 197 очрагы ачыкланган. Бу биш муниципаль район – Лаеш, Питрәч, Биектау, Зеленодольск, Югары Ослан һәм Казан шәһәре территорияләре.