ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экоактивистлар очрашуы булып узды. Анда экологик берләшмәләр кураторлары һәм Казан югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре катнашты.
Бүген республикабызның эковолонтерлары һәм блогерлары экология министры белән турыдан-туры эфирга чыкты. Алар Идел елгасында, яңа оештырылган “Идел буе киңлекләре” табигать заказнигы территориясендә күчмә очрашу үткәрде.