Экология нәрсә ул һәм ни өчен барысы да аның турында сөйләшә? Бу һәм башка сорауларга Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгының экологик күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирде. Казанның 75 нче гимназиясендә мавыктыргыч экодәрес узды.
Эколог һөнәре һәм бу эшнең үзенчәлекләре турында Бөгелмә педагогика көллиятенең 2 курс студентларына сөйләделәр. Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Марат Узаков балаларга инспекторларның нинди эш башкаруларын һәм нинди бурычларны хәл итүләрен аңлатты.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Лесхоз мәктәбенең икенче сыйныф укучылары өчен уен формасында экодәрес үткәрделәр. Башта укучылар кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнеше һәм табигатьнең кеше тормышында нинди роль уйнавы турында фикер алыштылар.
ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбендә икенче сыйныф укучылары өчен «Чиста шәһәр синнән башлана»темасына интерактив экологик дәрес үткәргәннәр.
Табигатькә ничек булышырга һәм әйләнә-тирә мохитне яхшырту өчен нәрсә эшләргә? Экология министрлыгы хезмәткәрләренең «Яшь эколог» профильле сменасы балалары белән очрашуында шул хакта сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ» (КНИТУ-КАИ) Сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык кафедрасы һәм гомуми химия һәм экология кафедрасы студентлары өчен экскурсия узды.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион институтында Экология министрлыгы инспекторларының «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча белем алучы югары уку йорты студентлары белән очрашуы узды. Укучылар алдында Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев чыгыш ясады.
«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2023 елгы экологик сезонга йомгак ясады һәм экологик хәрәкәтнең иң инициатив волонтерларын һәм партнерларын бүләкләделәр. 8 ел эшләү дәверендә хәрәкәттә 10 меңнән артык татарстанлы катнашып, активист булган.
ТР Экология министрлыгы белгечләре Казанның 181 балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Калдыкларны сортлау һәм урманга барганнан соң чүпләр калдырмау – никадәр мөһим, ни өчен учаклар кабызырга ярамый һәм кайсы үсемлекләр – дару, ә кайсылары агулы була ала, шулар хакында җиткерделәр.
«Байтик» белем бирү-савыктыру комплексында «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активының республика мәктәбе старт алды. Чара 18-20 октябрьдә уза. Оештыручылар булып ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы тора.