Арала һәм сакла! ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре экологик белем дәресләрен үткәрде

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Кече Бөгелмә мәктәбендә экология дәресе узды, анда балалар гадәттәге чүп-чар, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү турында күп кенә гаҗәеп фактлар белделәр. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары икенчел чималдан нәрсә җитештерүләре һәм пластик, пыяла, макулатура һәм металл сыныкларын эшкәрткәндә нинди әйберләр алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр. «Икенчел эшкәртүгә бик күп материаллар, шул исәптән көнкүреш чүп-чарлары да дучар ителә. Мәсәлән, эшкәртелгән пластиктан киштәләр, эскәмияләр һәм чүп савытлары, ә кәгазьдән йомырка тартмалары ясыйлар», – дип билгеләп үтте Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторы Марат Узаков.

Казанның 184нче мәктәбе укучылары өчен экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгечләре дә шундый ук дәрес үткәрделәр. Алар чүп-чарның әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерүе турында сөйләп, уен формасында көн саен кирәкле гади һәм файдалы экокиңәшләр бирделәр.

Экология дәресләрендә катнашучыларның барысына да истәлек итеп буяу китаплары бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International