ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары хайваннарны яклау көненә багышланган тематик дәрес үткәрделәр. Кече туганнарыбызны кайгыртуның мөһимлеге турында Буа районы Кайбыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән сөйләштеләр.


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Республика югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Дедлайн – 2024 елның 31 октябре.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Экология министрлыгының Идел-Кама һәм Идел аръягы идарәләре хезмәткәрләре Татарстанда яшәүчеләр белән бергә Буа һәм Алексеевск районнарында чисталык урнаштырдылар.

15-16 октябрь көннәрендә Чиләбедә Бөтенроссия балалар экология форумының икенче этабы узачак. Чара илнең 51 төбәгеннән иң яхшы укучыларны җыячак. Алар арасында Татарстаннан «Эконаследие» командасы да бар! 


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Казансуны үстерү стратегиясе кысаларында туган шәһәр һәм елга экологиясе турында «Шәһәр кешесе-галим» проекты төгәлләнде.


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Нәрсә ул экология һәм кем ул эколог? Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай гимназиясенең иң яшь укучылары өчен дәрес үткәрделәр. 

Экология министрлыгы белгечләре Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең беренче сыйныф укучыларына табигатьне саклауның һәм калдыкларны аеруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Экологик очрашу макулатура җыю буенча «Бумбатл»  Бөтенроссия акциясенә ярдәм итү максатыннан уздырылды.


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Арчаның 6 нчы урта мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары өчен интеграцияләнгән әдәбият һәм экология дәресе үткәрелде. Чакырылган кунаклар ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре булды.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Березино башлангыч мәктәбе укучылары өчен экологик ликбез үткәргәннәр. Саргая барган басуга матур күренеп торган имәнлек кашагына барганнар.


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Профессионаллар-2024» һөнәри осталык чемпионатының төбәкара этабында «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча юниорлар категориясендә актив катнашканы өчен Камилә Ямбушева ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International