ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс үткәрә:

- экологик культура формалаштыру;

- кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле экологик-белем бирү һәм агарту проектларын тормышка ашыру;

- туган якны өйрәнү, экология туризмы һәм су асты эшчәнлеге өлкәсендәге эшчәнлекне үстерү. 


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан алынган грантларга Татарстанда 2020 елда алты проект гамәлгә ашырыла. Узган ел белән чагыштырганда, финанслау күләме ике тапкыр күбрәк һәм 2 миллион сум тәшкил итә.  


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Алдагы көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында грант откан 6 җиңүче билгеләнде. Экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга субсидияләр бирүгә  конкурста катнашу өчен рекордлы санда – 26 оешма гариза тапшырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International