Казан шәһәренең Идел буе районында төзелеш калдыкларын ташлау нәтиҗәсендә китерелгән зыян мәҗбүри рәвештә кайтарылды. Исегезгә төшерәбез, хокук бозу ТР Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан узган елның июлендә үк ачыкланган иде.
ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Ютазы районының Урыссу штп. рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыкладылар.
«Вивид» заводы янындагы территориядә техник сыеклыкның агуы турында без бу елның сентябрендә язган идек.
Бөгелмә районында экологлар дәгъвасыннан соң санкцияләнмәгән чүплекне бетергәннәр. Элегрәк дәүләт инспекторларының барлык законлы таләпләре игътибарсыз калдырылды.
Әлмәтне мониторинглау барышында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Риза Фәхретдин урамында рөхсәтсез калдыклар ташлауны ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы 1440 кв.м тәшкил итә, күләме - 2160 куб.м.
Тукай районын мониторинглау барышында Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары балчык төялгән автомашиналарны теркәделәр.
Экология министрлыгына Змеево авылындагы автобус тукталышында чүп-чарны законсыз җыю турында халык мөрәҗәгате килде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары урынга чыкты, аның барышында хокук бозу факты расланды.
Әлмәт районы территорияләрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары лицензия шартларын бозуны ачыкладылар.
Лениногорск районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары каты көнкүреш калдыклары полигоны янында чүплек ачыкладылар. Чүплекнең гомуми мәйданы – 4200 кв.м, күләме – 3800 куб.м.
Экология министрлыгы адресына халыктан Казанның Шоссейная урамындагы 5Б йорт янындагы контейнер мәйданчыгын чүпләү турында мөрәҗәгать килде.