ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Кама Тамагы күгеннән вертолетка утырып район территориясен карау-тикшерү барышында ачыкланган чүплекләр юкка чыгарылган. Октябрь аенда дүрт торак пункт – Чаллы, Олы Кариле, Келәнче авылларында, Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә туфракта калдыкларны рөхсәтсез урыннарга урнаштыру очраклары билгеләнгән булган.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Буа районында яшәүче ваемлы гражданнар Кече Буа авылы тирәсендә экологик тәртипне бозучыларны ачыклауга һәм бу адәмнәргә карата җәза чарасын күрүгә ярдәм иткән.


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гади генә гамәлләр үзе – ә табигатькә шулардан күпме файда! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәре “Алтынчәч” балалар бакчасында “Без – чиста шәһәр ягында!” дигән экологик акция уздырган.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Буа шәһәренең Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү укучылары белән кешеләр гамәлләренең табигать торышына йогынтысы турында сөйләшкәннәр.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Кама Тамагы районының Лабышка авылы территориясе табигатьне саклау законы таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлү-үтәлмәвенә тикшерү узган. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе һәм Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе инспекторлары Светлая урамында Куйбышев сусаклагычына килеп-китеп йөрүне чикләүнең берьюлы берничә очрагын теркәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International