Чаллының 80нче балалар бакчасында туган республикабызның табигый байлыклары һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кагыйдәләре турында мавыктыргыч экология дәресе узды.
Кама аръягы идарәсе инспекторлары ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия «Эколят көне» хөрмәтенә оештырылган акцияләргә кушылды. Алар Түбән Камадагы 28 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән очраштылар.
Экологик икеайлык кысаларында территорияләрне җыештыру һәм табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны ачыклау чаралары гына түгел, ә агарту чаралары да үткәрелә. Урманнарда янгын куркынычы югары булган чорда табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында олыларга гына түгел, балаларга да сөйләү мөһим.
Казанның Идел буе районындагы 274 нче балалар бакчасында мавыктыргыч экодәрес узды. Аны сабыйлар өчен Экология министрлыгы инспекторлары оештырды. Балалар онытылмаслык сәяхәткә – су асты дөньясына киттеләр!
Васильев Бужин балалар бакчасында Төньяк идарә инспекторлары табигать темасы буенча «Форд Боярд» квест-уенын үткәрделәр. Инспекторларга табигать турында барысын да белгән әкияти персонаж Форд карт ярдәм итте. Балалар "ачкычлар" алып, турларны уздылар һәм шифрланган сүзләрне чиштеләр.
Буада аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче мәктәп базасында Мәктәп укучыларының ел саен үткәрелә торган "Экология һәм без" XXIII район экология конференциясе узды.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары С.А. Ларионов исемендәге Чирмешәннең 2нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен танып-белү экологик дәресе үткәрделәр.
Чаллының 104нче бакчасында Кама буе идарәсе инспекторлары «Җирне саклагыз – безнең уртак йортыбыз» дигән мавыктыргыч экология дәресе үткәрделәр.
Балалар экоквестта катнаштылар, анда табигать табышмакларын чиштеләр һәм кошларны тавышларыннан таныдылар. Балалар шулай ук кошларга һәм орнитологларга багышланган бәйрәм даталары турында да белделәр.
Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәренең "Солнышко" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә экодәрес кысаларында табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле һәм әһәмияте турында фикер алыштылар. Балалар экосистемалар турында, аларда кошларның ничек катнашуы, башка тереклек ияләренә нәрсә белән ярдәм итүләре турында белделәр.