Зәй районында Дала Зәе елгасы акваториясен һәм яр буйларын чистарту буенча экологик акция узды. Анда район Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре «ВСТАЁМ-ГРЕБЁМ» командасы белән берлектә катнашты.
«Биосфера» лагерь-мәктәбе укучыларына күчмә экология лабораториясе эшен күрсәттеләр
Татарстан Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Мамадыш районындагы «Яшь гвардия» балалар палаткалы лагеренда булдылар һәм балалар белән табигатьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту дәресе үткәрделәр. Бу сезонда смена 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге 90 яшь тикшеренүчене берләштерде.